Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кызын көчләп яшәгән әти хөкем ителде

Аны (РФ ҖКның 132 нче маддәсе 4 нче өлеше «б» пунктында каралган сексуаль характердагы көчләүдә) үз кызына карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылган өчен гаепле дип таныдылар.

Тикшерү эшләре вакытында җыелган дәлилләр хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип табылган.
 

Тикшерү һәм суд билгеләгәнчә, 2017 елдан 2019 елга кадәр Әлмәттә яшәүче ир-ат үз кызына карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылган. Хәзер балага 11 яшь. Хатыны белән ир аерылышкан, олы улы әтисе белән яшәгән, ә кыз әнисе белән. Әнисе кайчагында кызын әтисе һәм кайнанасы янында калдыра торган булган. Андый көннәрдә ир-ат кызын көчләп торган.
 

Бала әнисенә бу җинаять турында әтисе Казанга күчеп киткәч кенә сөйләгән, чөнки ул әтисеннән курыккан.
 

Ир үз гаебен танымаган. Суд аны каты режимлы колониягә 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса