Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә хатын-кыз сумкаларын талаучы тоткарланган

Әлмәт полицейскийлары «кайнар эзләр» буенча караклыкта шикләнелүчене тоткарлаган.

20 сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең дежур частенә 79 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул 9.30 да тукталышта билгесез ир-атның кулыннан сумкасын тартып алып качуы хакында сөйли. Сумкада 3800 сум күләмендә акча һәм азык-төлек була.

Тәүлек дәвамында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шәхесне ачыклый һәм каракны тоткарлый. Ул элек тә хөкем ителгән, 1978 елгы эшсез ир-ат булып чыга.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса