Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә сатучыларга пистолет белән янаган ир тоткарланган

Әлмәттә 32 яшьлек ир-ат хөкем ителгән.

3 сентябрьдә Әлмәт шәһәре прокуратурасы 32 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны көчләү, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган корал кулланып, янау рәвешендә җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
 

2020 елның 15 июлендә Әлмәттәге «Смак» кибетендә ир кесәсеннән пневматик пистолет чыгарып, 28 яшьлек сатучыга яный һәм кибеттән 132 сумлык товар һәм 1550 сум акча урлап киткән.

16 июльдә хөкем ителүче Әлмәт районының Кичү авылында урнашкан «Робис» кибетендә шундый ук җинаять кыла. Анда ул шул ук пистолет белән янап, 433 сумлык товар һәм 1250 сум акча урлый.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аны гомуми режимлы төзәтү колониясенә 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

 

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса