Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә сатучы балигъ булмаган кызга хәмер саткан

Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүче 48 яшьлек хатын 17 яшьлек кызга сыра саткан.

Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә.

Судта сатучының 2020 елның мартында балигъ булмаган сатып алучыга 1,5 литрлы шешә сыра сатуын ачыклаганнар.

Ул элегрәк тә РФ Административ Хокуклар бозу Кодексының 14.16 маддәсенең 2.16 өлеше буенча гаепле дип табылган иде. Ул чакта аңа 31 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Шул ук вакытта ул җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип кисәткәннәр.

Әмма 2020 елның мартында сатучы янә шундый ук хокук бозу кыла. Суд хөкем ителүчене гаепле дип тапкан һәм төзәтү эшләре рәвешендә дәүләт кеременә 10%ны тотып калып, 3 айга җәза билгеләгән. Суд карары үз көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса