Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры заказлы үтерүдә шикләнеп тоткарланды

Беренчел версия буенча, Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга Казанның «Квартала» оешкан җинаятьчел төркемендә катнашучыларга үтерергә заказ биргән.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры заказлы үтерүдә шикләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2003 елда Әгъләм Садретдинов республиканың Буа районы башлыгы вазифасын биләгән, республиканың шул ук районында яшәүче бер кешене үтерүне оештырган. Моның сәбәбе - шикләнелүченең гамәлләренә шикаять белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән зыян күрүченең актив гражданлык позициясе. Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга Казанның «Квартала» оешкан җинаятьчел төркемендә катнашучыларга үтерергә заказ биргән, алар утлы коралдан ир-атны Буада аның йорты бусагасында үтергән.

2010 елда әлеге җинаятьне башкаручы һәм арадашчы республика Югары суды тарафыннан шактый срокларга ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса