Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат наркотиклар ясаган өчен зур штрафка тартылган

Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек ир-ат "Наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын сату максатыннан тыш аларны законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртү" өчен хөкем ителгән.

Гаражлар территориясендә учак ягып, ул сатып алынган катнашмалардан наркотик әзерләгән. Шул ук көнне наркотик матдәне полиция хезмәткәрләре табып алган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд РФ Җинаять Кодексының 228 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча аны хөкем иткән һәм аңа 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса