Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында яшәүче койма куйган өчен штраф түләячәк

Әлмәт районында Дала Зәе елгасындагы койманы сүткәннәр

Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча Дала Зәе елгасына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган. Билгеле булганча, гражданин судан 9 метр ераклыкта тимер койма торгызган, ә яр буе полосасының һәркем файдалана алырлык киңлеге 20 метр булырга тиеш.

Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 маддәсе буенча («Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү») административ беркетмә төзелгән. Экологлар таләбе буенча гражданинга металл койманы сүтәргә туры килгән.

 

Чыганак: https://eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса