Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле чит кеше картасы белән акча түләп йөргән

Әлмәт районында 50 яшьлек ир-ат машинадан банк карталарын урлап, акчаларны тотып бетергән

Агымдагы елның 7 июнендә Түбән Мактама бистәсендә бер ир-ат чит кеше машинасын ачып, ике банк картасы булган портмоне урлый.

50 яшьлек әлмәтле төрле кибетләрдә 5 мең сумга якын акча тота.

 

Судта аны "Электрон түләүләр кулланып кылынган мошенниклык" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табалар. Ул үз гаебен тулысынча таный һәм зыянны каплый. Ир-атка 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә, хезмәт хакының 10% ын дәүләт кеременә тотып калу шарты белән җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса