Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә чиркәүдән урланган кыйммәтле әйберләрне сатканнар

Башкортстанда "Талау" маддәсе буенча җинаять кылган кешегә карата хөкем карары чыгарылды.

Судта ачыкланганча, 23 яшьлек ир-ат быел гыйнварда Уфа шәһәренең Изге Симеон Верхотурский храмы янында икона киотын вата. Анда мәхәллә кешеләренең зәркән эшләнмәләре рәвешендә иганәләре булган.

Егетне чиркәү хезмәткәре туктатырга маташса да, җинаятьче качып котыла. Юлда ул эшләнмәләрнең бер өлешен төшереп калдыра.

"Ир-ат гыйбадәтханәгә 40 мең сумнан артык зыян китергән, урланган кыйммәтле әйберләрне Әлмәт шәһәрендә саткан», — дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәте.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны каплаган. Аны 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса