Ул аларны курткасына яшереп алып чыккан.
Әлмәттә ир-ат кибеттән коньяк урлаган өчен өч ел ярымга катгый режимлы колониягә китәчәк. Ир-ат дүрт шешә алкоголь алып чыга, аларны курткасына яшерә.
Ир-ат элегрәк вак урлашу өчен 3000 сумга штрафка тартылган була инде. Ләкин ул нәтиҗә ясамый һәм яңадан җинаять кыла. Суд элеккеге җәзаны гамәлдән чыгарды һәм әлмәтлене 3 ел 6 айга рәшәткә артына җибәрде.