Ул бурычын түләгән.
Әлмәт кешесе түләнмәгән штрафлары өчен өч тәүлеккә кулга алынган. Башлыча ир-ат дәүләткә 17 мең сум бурычлы булган, әмма вакыты чыккан өчен сумма өч тапкырга арткан-51 меңгә кадәр. Бу хакта ТР Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе хәбәр итә.
Эшкә суд приставлары кушылгач, бурычлы акча тапкан. Нәтиҗәдә ул бүлектә үк 87 мең сумлык штрафларын каплый. Штрафларны түләмәгәне өчен суд аңа өч тәүлек арест билгели.