Прокуратура шәһәрнең иске кунакханәләренең берсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны ачыклаган
Штраф түләргә туры килгән.
Прокуратура шәһәрнең иске кунакханәләренең берсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны ачыклаган
Әлмәт шәһәре прокуратурасы күптән түгел янгын чыккан кунакханәләрнең берсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Тикшерү күрсәткәнчә, бинаның бер өлеше автомат янгын сигнализациясе һәм янгын вакытында хәбәр итү системасы белән җиһазландырылмаган.
Кунакханә хуҗасына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу маддәсе буенча 40 мең сум штраф салганнар. Штраф түләнгән, хәзерге вакытта хокук бозулар прокуратура контролендә бетерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia