Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле автомобиль номерларын яшергән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Әлмәттә автомобиль номерларын яшергән өчен йөртүче бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде: шәһәр суды апелляцияне кире какты һәм башлангыч карарны үз көчендә калдырды.

Әлмәтле автомобиль номерларын яшергән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
 
Әлмәттә номерларын яшерергә тырышкан өчен машина йөртү хлкукыннан мәхрүм итүне гамәлдән чыгармадылар. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәр кешесе мировой судья карарына каршы килергә тырышып караган. Тегесе аны бер ел хокукларыннан мәхрүм итү һәм номер билгеләрен укырга комачаулаган җайланманы конфискацияләү белән җәзалаган. Судта ир-ат җәзаны йомшартуны сораган, ләкин баш тартканнар.
Әлмәтлеләрнең исләренә төшерәләр: машина йөртүче номерларның чиста булуын һәм укылуын күзәтергә тиеш. Ябык яки укылмый торган номерлар белән йөрү тыела. Бу махсус җайланмаларга да, пычракка да, карга да кагыла. Суд карары инде үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса