Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә исәптә торучы наркоман кибеттә урлаган

Җинаятьчене касса зонасыннан биш метр читтә тотканнар.

Әлмәттә урлауда гаепләнгән җирле кешене хөкем иттеләр. Эш материалы буенча, җинаять кылынган вакытта шәһәр кешесе наркотиклар тәэсирендә булган. Җирле супермаркетларның берсендә ул 3000 сумга якын товар урларга тырышып караган. Әмма сәүдә объектыннан сиздерми генә чыга алмаган. Супермаркет хезмәткәрләре ир-атны касса зонасыннан биш метр ераклыкта тоткарлаган. Суд-психиатрия экспертизасы әлмәтленең наркотиклар һәм алкоголь белән мавыгуын ачыклаган. Моннан тыш, эш фигурантының тыелган матдәләр куллану аркасында контрольдә торуы ачыкланган.

«Психик тайпылышлар гамәлләрнең фактик характерын аңлау һәм алар белән җитәкчелек итү сәләтеннән мәхрүм итми», - дип ачыклана эш материалларында. 

Әлмәтлегә төзәтү эшләре рәвешендәге җәзаны ярты елга билгеләделәр, хезмәт хакыннан 5% дәүләт кеременә тотып калдылар, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса