Эш мировой судта каралды.
Әлмәт кешесе дезодорантлар урлап баерга булган. Шәһәрнең көнкүреш химиясе кибетләренең берсендә ир-ат 23 дезодорант урлаган. Суд матбугат хезмәте ачыклаганча, товар төрле маркаларда булган. Зыянны 3542,84 сум дип бәяләгәннәр.
Судта әлмәтле үз гаебен таныды. Шулай ук аның элегрәк хөкем ителгәнлеге ачыкланды. Нәтиҗәдә, суд ир-атка гомуми режимлы колониядә 8 айга мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләргә карар чыгарды.