Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз текелдәүче тартма аркасында штрафка тартылган

Суд махсус хезмәтләргә шалтыратуны ялган дип тапты.

Әлмәтле закон алдында  җавап бирде. Аны полициягә ялган шалтыратуда гаеплиләр.

Административ хокук бозу эше материаллары буенча, хатын-кыз, торак йортларның берсендә булганда, 112 аша полициягә шалтырата һәм подъездда текелди торган тартма барлыгын хәбәр итә. Урынга килгән хокук саклау органнары бернәрсә дә тапмый.

Мировой судья җирле хатын-кызны гаепле дип тапкан. Хәзер Әлмәттә яшәүче хатынга 1000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын - кызның әле хөкем карарына шикаять бирергә вакыты бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса