Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтледән ярты килограмм наркотиклар алынды

Хокук саклау органнары тарафыннан 37 яшьлек тыелган матдәләр сатучы тоткарланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәттә яшәүче кеше тоткарланган. Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, ир-атны тикшерү вакытында 347,6 грамм тыелган матдә алынган. Ул синтетик чыганаклы наркотик булып чыккан. Шулай ук аның электрон үлчәүләре һәм төрү материалы булган.

1987 елда туган наркотиклар сатучы оперативникларга «закладка» ны күрсәтә, анда тагын 69,39 гр яшеренгән була.  Шулай ук тоткарланган кешенең фатирын тикшергәндә тагын 147,04 грамм тыелган матдәләр табылган. Хәзерге вакытта тоткарланган кешегә карата «наркотикларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки җибәрү» һәм «җинаятькә әзерлек һәм җинаятькә омтылу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: ТР буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса