Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле үзенә кеше телефоныннан 55 мең сум акча күчергән һәм качып киткән

Бер үк вакытта гаепләнүче өч кесә телефонын урлаган.

Әлмәтле үзенә 55 мең сум акча күчергән һәм качып киткән. Бөгелмә суды Әлмәт кешесенә карата җинаять эшен карады. "Бөгелмә газетасы" хәбәр иткәнчә, урлау 2023 елның сентябрендә булган. Исерек әлмәтле үзенең танышы смартфонындагы банк кушымтасы аша 55 мең сум акча күчергән. Шуннан соң ир-ат качып киткән. Ул шулай ук  өч телефон урлаган. Гаепләнүче элек хөкем ителгән булган.

Суд залында әлмәтле үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 3 ел каты режимлы колониядә утыру, шулай ук 55 мең сум компенсация билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса