Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Наркотиклар саклаган өчен әлмәтле төрмәгә хөкем ителде

Әлмәт шәһәр суды наркотикларны законсыз сатып алу һәм зур күләмдә саклау турындагы эшне карады.

Әлмәт судында наркотикларны законсыз сатып алу һәм саклау турындагы эш каралды. Тулырак мәгълүматны Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте җиткерә. Материалларга караганда, узган елның ноябрендә әлмәтле куакларда наркотик белән «закладка» тапкан. Үз табышын күтәреп, матдәнең бер өлешен алып, өенә юл тота. Юлда полиция хезмәткәрләре аның янына килә, хокук саклау органнарын күргәч, ул төргәкне ыргыта. Суд әлмәтлене 4 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итә һәм махсус режимлы төзәтү колониясенә җибәрә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса