Җәза ярты ел дәвам итәчәк.
Әлмәт кешесе ялган машина йөртү таныклыкларын куллану өчен иреген чикләүгә хөкем ителде.
Ачыкланганча, В һәм В1 категорияле ялган документларны 37 яшьлек әлмәтле 2021 елда ук сатып алган. Аны ике елдан соң тоткарлыйлар.
Ирекне чикләү алты ай гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасында.