Аның инде машина йөртү таныклыгын алган булганнар.
20 йорт арасын узып, Әлмәттә яшәүче административ хокук бозуны җинаятькә әйләндергән. Узган елның июлендә гаепләнүче 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә 2022 елның октябрендә юлда кабат юл-патруль хезмәте экипажын очрата.
ЮХИДИ хезмәткәрләре аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергән, тикшерү уздырылган.
Нәтиҗә озак көттерми. Сулышында 0, 569 миллилограмм этил спирты ачыклана.
Исерек хәлдә ир-ат кибеткә барыр өчен руль артына утырган. 264.1 маддә исерек шоферга 2 ел ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм судтан эшне аерым тәртиптә карауны сорый.
Ләкин дәгъвачы махсус тәртиптә карарга каршы килә. Закон буенча хөкем ителүчегә әзерләнүгә 5 тәүлек вакыт бирелә һәм ул бу вакыттан файдаланырга була. Яклар утырышта бер атнадан соң кабат очрашачак.
Фото: скрин видео ЮВТ