Әлмәттә тагын мошенниклар активлашкан
Алар «интим хезмәт өчен» акча сораганнар.
Әлмәт полициясенә интернет аша түләүле интим хезмәтләр белән бәйле гаризалар кергән. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
22 яшьлек әлмәтлегә шалтыратып, заказ бирмәгән хезмәтләр өчен акча түләвен таләп иткәннәр. Мошенник сүзләренчә, егет заказ биргән, хезмәт өчен түләмәгән һәм аларны берьюлы ике клиенттан мәхрүм иткән. Мошенник зыянны каплауны һәм 20 мең сум акча күчерүне таләп итә. Егет аның таләпләрен үтәргә риза була, тик акча күчерми. Гариза бирүче сүзләренчә, алар озак вакытлар шалтыратып хәбәрләр язган.
Икенче очракта, 22 яшьлек яшьләр интим хезмәткә заказ бирергә телиләр. Аларның шалтыратуларына җавап биргән кыз страховка сыйфатында 10 мең сум күләмендә акча күчерергә кирәклеген әйтә. Егетләр шикләнеп хезмәттән баш тарта башлыйлар. Шуннан соң трубканы ир-атка тапшыралар һәм ул заказны гамәлдән чыгару өчен 21500 сум акча түләргә кирәклеген аңлата. Монда әлмәтлеләр мошенниклар белән эш итүләрен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа