Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Тайгак юл җүнлегә илтми

Әлмәттә 18 яшьлек егетне наркотиклар саклаган өчен 4 елга колониягә озаттылар. Аннан 25 төргәк наркотик тапканнар.

Агымдагы елның июлендә Әлмәттә полиция хезмәткәрләре 18 яшьлек егетне тоткарлыйлар, аннан 25 төргәк мефедрон табыла. Наркотикларның гомуми авырлыгы 25 граммнан артык була. Мәгълүматны ТР буенча Россия федераль иминлек хезмәте идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Хокук сакчылары егетнең наркотиклар партиясен күпләп сатып алуын ачыклыйлар. Аңа наркотик-лар саткан өчен җинаять эше кузгатыла. Суд егеткә хөкем карары чыгарып, аны дүрт елга колониягә озата.

 

Ут төртү сәбәбен тикшерү бара

 

Казан техник университетының Әлмәт филиалы студенты хәрби комиссариат бинасы янында телевизион кабельгә ут төртергә маташканда тоткарлана.

19 яшьлек егет хәрби комиссариат тер-риториясенә үтеп керә һәм эшләми торган телевизион кабельне күреп алып, аны яндырырга маташа. Әмма аңа ниятен тормышка ашырырга насыйп булмый: шнур берничек тә янып китми, ә бераз соңрак аны урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре тоткарлыйлар. Алар ут төртүчедән ике пычак, отвертка, ножовка, бензин салынган сыешлык табып алалар.

Чит милеккә зыян китерергә маташкан өчен егеткә карата җинаять эше кузгатыла. Хәзерге вакытта җинаять маддәсен теракт кылырга маташу маддәсенә үзгәртү мәсьәләсе хәл ителә.

ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әлегә бернинди аңлатма да бирелми.

 

 

Тагын кырыгалдарлар...

 

Эчке эшләр бүлегенең дежур частена җиде кеше мөрәҗәгать итте.

Барысын да туганыгыз юл һәлакәтенә юлыкты дип алдарга маташканнар. Әйтик, 1950 елгы хатын-кыздан улын коткару өчен 900 000 сум акча сораганнар. Тик ул эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган һәм сөйләшүгә нокта куйган. Дежур частена тагын шундый алты кеше шалтыраткан. Барысына да билгесез кешеләрдән шундый ук хәбәрләр килгән. Бәхеткә, берәү дә алданмаган. Җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә, тикшерүләр бара. Зинһар, алдана күрмәгез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса