Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әнисен үтерү белән янаган 23 яшьлек әлмәтлегә карата хөкем карары чыгарылган

Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Аңа 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелде.

Суд 23 яшьлек әлмәтлене РФ җинаять кодексының 119нчы маддәсенең 1 нче өлеше буенча «кеше үтерү белән янау» дип таныган. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Бу вакыйга 2022 елның 21 августында булган. Бу көнне ир-ат Югары Акташ авылында үз өендә хәмер эчеп йөргән.

"Ниндидер мизгелдә ир әнисе белән бәхәсләшә, чүкеч эләктереп алып, аңа физик үлем белән яный. Хатын чынлап та куркынычны аңлый һәм гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә", – дип ачыклык керттеләр ТР прокуратурасында.

Ир үз гаебен тулысынча таныган. Аңа 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса