Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ике наркотик сатучы катгый режимлы төзәтү колониясенә китәчәк

Әлмәттә ике наркотик сатучыга карата хөкем карары чыгарылган.

Шәһәр прокуратурасы 23 яшьлек ике әлмәтлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның сентябреннән 2022 елның мартына кадәр яшьләр, алдан сүз куешып, интернет аша наркотик чаралар сатып алганнар, соңыннан аларны Әлмәт территориясендә контактсыз рәвештә сатканнар.

Алар үз гаепләрен таныдылар.

Алдагы хөкем буенча шартлы җәзаны исәпкә алып, суд бер хөкем ителүчене 12,5 елга, икенчесен 8,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Икесе дә җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса