Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттән 64 яшьлек пенсионер каракларның корбаны булган

Ул аферистларга-83 мең сумга якын акча күчергән.

Бу аның алдашу фактлары буенча полициягә өченче мөрәҗәгате. Барлык очракларда да әлмәтле акча күчереп, бозымнардан котылырга теләгән. Беренче тапкыр хатын – кыз билгесезләргә 24500 сум, икенче тапкыр 37500 сум күчергән.

Әле август аенда ук ханым интернет челтәрендәге күрәзәчелек сайтының рекламасын күргән һәм күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан. Имеш бозуны бетерү йоласы  телефон аша башкарыла. Беренче сеанс өчен  20910 сум акча сораганнар. Шуннан соң билгесез кеше тулы савыгу өчен тагын 61990 сум акча күчерергә кирәклеген әйтә. Хатын-кыз бөтен шартларны үти.

Аннары аңа мошенникларны эзләү буенча федераль эзләнү хезмәткәре шалтыратып, мошенниклык факты турында хәбәр итә. Шалтыратучы алданганын әйтәһәм аңа күрсәтелгән хезмәтләр белән бәйле барлык чекларны җибәрүне сорый. Шалтыратучы ир акчаны кире кайтару өчен зыянны йөз мең сумга кадәр тулыландырырга кирәклеген әйтә һәм аңа 17100 сум акча күчерүне сорый. Ул якын арада акчаларны кире кайтарырга вәгъдә иткән, әмма хатын-кызга  акча күчмәгән. Зыянның гомуми суммасы 82900 сум тәшкил иткән.

Шуннан соң пенсионер ханым полициягә мөрәҗәгать итә.

Бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса