Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ике яшүсмер машина урлаган өчен хөкем ителгән

Яшүсмерләр танышларының әтисенең машинасын урлыйлар.

15 һәм 17 яшьлек ике әлмәтле автомобиль урлау-да гаепле дип табылды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.

Быелның 30 маенда Әлмәттә Г. Тукай урамында булган яшьләр танышларының әтисенең  автомобиленә утырырга булганнар. Йорттан сорамыйча ачкычлар алып, яшүсмерләр «Лада Гранта» автомобилен урлыйлар. Юлда алар руль белy идарәне югалтып коймага бәреләләр.

Яшьләр үз гаепләрен таныдылар. Суд аларга сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 һәм 12 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Икесен дә билгеләнгән җәзадан азат иткәннәр, 15 яшьлек гаепләнүчене 2 ел 5 ай һәм 18 көн ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесенә җибәргәннәр, ә өлкәненә карата җинаять эшен зыян күрүче белән килешенү аркасында туктатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса