Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә машина йөрткән

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә кабат машина белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр.

Аны 2 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Әлмәттә яшәүче 45 яшьлек ир суд каршына басты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Суд ачыклаганча, агымдагы елның 5 июлендә Түбән Мактамада ир-ат, исерек хәлдә Киа Рио автомобиле белән идарә итә алмый, юл читенә төшеп киткән.  Урынга килгән полиция хезмәткәрләре иргә медицина тикшерүен узарга тәкъдим итә, әмма ир баш тарта.


Элегрәк ул исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булган.

Ир үз гаебен таныган. Суд аңа 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән, 2 ел һәм 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса