Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә суд приставлары салым түләүләре буенча 46 млн сум түләттергән

Ел башыннан Татарстанның суд приставлары бурычлы кешеләрнең күчемсез милкенә 2 603 арест салганнар.

Әлмәт суд приставлары бурычлылардан салым түләүләре буенча 46 млн сумга якын акча түләттергән һәм 18 млн сумга якын  күчемсез мөлкәткә 66 арест салган. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Суд приставы-башкаручы, башкарма документтагы таләпләрне тәэмин итү максатларында, бурычлының милкенә арест салырга хокуклы",-дип аныкладылар Россия суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Әйтик, суд приставлары салым түләмәгән өчен 700 мең сумнан артык сум күләмендә торак йортны бурычлы кешедән алган. Гражданин әҗәтләрен тулысынча каплаганнан соң, милекне кулга алу бетерелә.

Ел башыннан Татарстанның суд приставлары башкарма производстволарга салым түләтү турында 694 млн. сумнан артык суммага бурычлыларның  күчемсез милкенә 2 603 арест салганнар. Быел салым инспекциясе файдасына 1 120 млн. сум акча түләттерелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса