Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Җинаять эшләре кузгатылган

Өч әлмәтле кырыгалдарлар корбаны булган.

84 яшьлек ханым кырыгалдарлар кушуы буенча банкка бара, саклык акчаларын ала да билгесез кешеләр әйтеп торган «резерв счетына» күчерә. Килгән зыян 200 мең сум тәшкил итә.

37 яшьлек ир-егет интим хезмәтләргә заказ биргәндә алдана. Ул күрсәтелгән счетка 1500 сум күчерә, шуннан соң аннан страховка өчен дип тагын 4500 сум таләп итә башлыйлар. Кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккәнен аңлап алып, ул полициягә мөрәҗәгать итә.

35 яшьлек әлмәтле әле 2019 елда ук гармун сатып алырга тели. Интернетта гармун сату турында белдерү табып, ул сатучы белән элемтәгә керә  һәм алдан түләү рәвешендә 5000 сум акча һәм товарны китереп биргән өчен дип 1200 сум акча күчерә. Әмма сатучы кинәт авырып китә һәм музыка уен коралын вакытында җибәрә алмый. Аннары озак кына командировкада була. Ә соңрак бөтенләй дә телефонга җавап бирми башлый. Аптырап калган әлмәтлегә полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.

Хәзерге вакытта бу хәлләргә ачыклык кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса