Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аек булмаган хәлдә мотоцикл йөртүчене хөкем иттеләр

Ир административ хокук бозу турындагы эшнең протоколы белән риза булмаган. 

2022 елның 9 маенда Әлмәт районында ир-ат мопед белән исерек хәлдә идарә итә. Аны йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр һәм 30 мең сумга штрафка тарттылар, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Канында алкоголь күләме  0,732 мг/л күрсәткән.

19 июльдә Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьясы ир-атка карата административ хокук бозу турында эш карап тикшерде.

Ир административ хокук бозу турындагы эшне караганда риза булмаган, исерек хәлдә идарә итмәгәнлеген күрсәткән, чөнки койма янында туктаган һәм әлеге йортның ишегалдына кергән, янәсе ишегалдында спиртлы эчемлекне эчкән.

Әлмәтленең суд утырышында бәян ителгән дәлилләре нигезсез дип билгеләнә.

Суд аңа бер ел һәм алты ай транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса