Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әнисен кыйнаган әлмәтле суд каршына басты

Гражданин суд утырышында административ хокук бозуда үз гаебен таныды.

Бу елның 19 февралендә әлмәтле белән әнисе арасында бәхәс чыга һәм улы әнисенең башына, тезенә берничә тапкыр суга. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Гражданинның гаебе материалларда җыелган дәлилләр белән раслана. Җәмәгать судьясы гражданинны хокук бозуда гаепле дип таныды һәм 13 (унөч) тәүлеккә кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләде.

Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьясы карарына гражданин тарафыннан апелляция инстанциясенә шикаять бирелде һәм Татарстан республикасы Әлмәт шәһәр суды карары нигезендә гаепленең шикаяте үзгәрешсез калдырылды, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса