Әлмәт таңнары

Әлмәтлене чит банк счетыннан акча урлаган өчен хөкем иттеләр

Судта ир гаебен таныган күрсәтмәләр бирә.

Әлмәт шәһәр суды Әлмәт районында яшәүче 36 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Суд аны «банк счетыннан урлау» маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 5 февралендә ир Заслонов урамында танышының фатирында кунакта булган һәм аның белән алкоголь эчкән. Ир  хуҗабикәнең телефонын ала һәм банк счетыннан 5 мең сум акча күчерә.

Судта ир гаебен таный. Ул ханымга урланган акчаларны кире кайтарган.

Реклама


Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: