Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә мошенниклык сериясендә шикләнелүче 17 яшьлек студентны тоткарлаганнар

Шикләнелүче вакытлыча  изоляторга  урнаштырылган.

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан туганнарына ярдәм итү тәкъдименә корылган мошенниклык сериясен ачтылар. Җинаять кылуда шикләнелеп, элегрәк хөкем ителмәгән Әлмәт уку йортларының берсендә белем алучы 17 яшьлек студент тоткарланган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Апрель аенда полиция бүлегенә пенсионерлардан (72 яшьтән 86 яшькә кадәр) аларга карата мошенниклык кылу турында 5 гариза кергән. Өлкән кешеләр оныкларын, туганнарын һәм күршеләрен коткарып калу өчен, билгесез кешеләргә өйдә сакланган бөтен акчаларын биргәннәр. Суммалар 150 мең сумнан алып 4 мең долларга кадәр.

Җинаятьләрнең характеры охшаш була – пенсионерларның өй яки кәрәзле телефоннарына билгесез кеше шалтырата, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәре дип белдерә һәм аларның оныгы яки туганнарының юл-транспорт һәлакәте кылуын, зыян күрүчеләр булуын белдерә. Туганнарын җаваплылыкка тарту яки кичектергесез хирургик операциягә җәлеп итү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен зыян күрүчегә акча кирәклеге һәм конкрет сумма атала.

Аннары шалтыратучы күпмедер вакыттан хезмәткәр яки курьер киләчәк, ул акча алачак, дип хәбәр итә. Билгесез кеше акча алгач кына, пенсионерлар оныкларына шалтырата һәм алдау корбаны булуын аңлый.

 17 яшьлек әлмәтле үз гаебен таныган. Ул  мессенджерларның берсендә җиңел юл белән акча эшләү турында белдерү күргән. Аңа адреслар җибәрелгән, алардан акча алырга кирәк булган.  Сумманың 10 процентын ул үзенә калдырган, ә бер өлешен заказчы күрсәтелгән банк счеты реквизитларына күчергән.

 Шикләнелүче сүзләренчә, ул 150 мең сум акча эшләргә өлгергән. Алынган акчаларга автомобиль колонкалары, кармаклар һәм пневматик пистолет сатып алган.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эшчәнлеге кылуның дәлилләрен җыю буенча тикшерү эшләре комплексы үткәрелә, яшь кешенең шундый ук җинаять кылуга катнашы тикшерелә, җинаятьне оештыручының шәхесе, телефон һәм банк карталары номерлары хуҗалары ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса