Әлмәт пенсионеры оныгын "саклап калу" өчен мошенникларга бөтен җыйган акчасын биргән
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Әлмәттә «онык юл-транспорт һәлакәтенә эләккән»схемасы буенча эшләүче мошенниклар активлашты. Полиция бүлегенә 81 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать иткән, ул мошенникларга оныгын «коткару» өчен 100 мең сум акча биргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пенсионерга таныш булмаган кеше оныгы сыйфатында стационар телефонга шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын белдергән. Елап шалтыраткан кеше аңа бер елдан биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный, дигән.
Аннары ул тикшерүче Дмитрий белән танышкан билгесез ир-атка трубка тапшырды. Ул хәлнең бик җитди булуын, һәм вәзгыятьне җайга салу өчен 100 мең сум акча кирәк булуын әйтте.
Әлмәтле бөтен сумманы әзерләгән, целлофан пакетына салган һәм баскыч мәйданчыгында көтеп торган егеткә биргән.
Шуннан соң ул якыннарына шалтыратып, бу хәл турында сөйләгән. Тиздән аңа үз оныгы шалтырата. Алдануын аңлаган пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә.
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа