Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтле хөкем ителде
Ирне 1 елга 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.
12 апрельдә Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогында әлмәтлегә карата административ хокук бозу турында эш карап тикшерелде. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итә.
3 мартта 7.30 сәгатьтә Сәрваров И.И. аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итә.
Суд аны РФ КоАП 12.8 статьясындагы 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип танырга карар иткән.
Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләделәр.
Ир үз гаебен таныган.
Карарның күчермәсен алган көннән соң ун көн эчендә ТР Әлмәт шәһәр судында шикаять бирергә мөмкин.
Мәгълүмат Әлмәт районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа