Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт шәһәр судында исерек шофер турындагы эшне карадылар

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә бу юлы 31 яшьлек ир-егет

Әлмәт шәһәр судында аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү турындагы эш буенча тыңлаулар узды. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә бу юлы 31 яшьлек ир-егет. Ул 2020 елда исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ике ел элек суд карары буенча аңа 30 000 сум күләмендә штраф билгеләгәннәр һәм ел ярымга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Тик бу җәза аның өчен сабак булмаган.

Янә аек булмаган хәлдә руль артына утырган хөкем ителүче бу юлы нибары 15 минут йөрергә өлгергән, күрше урамда аны ЮХИДИнең патруль машинасы туктаткан. Машина йөртүченең исереклек дәрәҗәсе алкотестерда тикшерү буенча 0,614 мг/л тәшкил иткән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Гаепләүче хокук бозучыга 300 сәгать төзәтү эшләре һәм 2 елга транспорт чарасы белән идарә итүне тыюны таләп иткән. Яклау-чы исә җәзаны булдыра алганча йомшартуны һәм иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган минималь җәза бирүне сораган. Шулай итеп, суд Мансур Миңнехановка 320 сәгать мәҗбүри эшләр билгели һәм аны 2 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

 

Берьюлы ике кешене алдаган                                      

 

Кырыгалдар бер үк вакытта Әлмәттән автомобиль сатучыны да, Башкортстаннан сатып алучыны да алдаган.

 

Бушлай белдерүләр сайтларының берсендә Башкортстаннан 26 яшьлек эшсез егет әлмәтленең 120 мең сумга автомобиль сатуы турында белдерүне күргән. Һәм Артур исемле сатучыга шалтыраткан. Тегесе аңа автомобильнең фотосын җибәреп, яхшы гына ташлама ясарга вәгъдә иткән. Шул ук вакытта хәзерге вакытта башка шәһәрдә эшләве сәбәпле, автомобильне танышы күрсәтәчәген дә әйткән, ә акчаларны картага җибәрүен сораган.

Баксаң, явыз ният белән эш итүче әлеге адәм чын сатучының белдерүен күчереп алган да, аны шул ук интернет-ресурста урнаштырган, тик автомобильнең бәясен түбәнрәк итеп күрсәткән. Алга таба ул автомобильнең чын хуҗасы белән элемтәгә кереп, килешү төзү өчен очрашу турында килешкән.

Транспорт чарасын сатып алырга теләүче кеше Әлмәткә килеп, «сатучыга» шалтыраткан. Тегесе тиз арада аның танышы чыгачагын һәм автомобильне ул күрсәтәчәген әйткән. Чыннан да, берничә минуттан соң бер кеше чыккан һәм зыян күрүче инде фотода күргән машинаны күрсәткән. Иргә автомобильнең тышкы кыяфәте ошаган, техник характеристикалары да канәгатьләндергән һәм ул аны сатып алырга әзер булуын белдергән. Шуннан соң кырыгалдарның банк счетына 100 мең сум акча күчереп, шунда ук «ялган» сатучыга шалтыраткан.

Автомобильне күрсәткән ир-ат әлеге сөйләшүне ишетеп, автомобильнең хуҗасы үзе булуын һәм бернинди Артурны да белмәвен әйтә. Тик инде соң була. Акча килгәннән соң, җинаятьче телефонын сүндерә. Үзен алдаганнарын аңлаган Башкортстан кешесенә полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаятьченең шәхесен һәм яшәү урынын билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары тормышка ашырыла.

Полиция хезмәткәрләре чираттагы тапкыр гражданнарга мөрәҗәгать итә һәм интернет челтәрендә сатып алулар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искәртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса