Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Алданмагыз!

Күпме кисәтүләргә карамастан, әлмәтлеләр кырыгалдарлар ятьмәсенә эләгүләрен дәвам итәләр.

58 яшьлек әлмәтлене «банк хезмәткәрләре» алдаган. Аңа билгесез кеше шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык службасы хезмәткәре дип танытып, зыян күрүченең исеменә кредит рәсмиләштерелгәнен һәм аны тиз арада ябарга кирәклеген хәбәр итә. Әлеге заемны түләмәс өчен һәм кем рәсмиләштергәнен белү өчен башка банктан кредит алып, акчаларны ул әйткән, янәсе, куркынычсыз счетларга күчерергә тәкъдим итә. Ир банктан кредит алып, 380 мең сум акчаны мошенниклар счетына күчерә.

40 яшьлек хатын-кыз бушлай белдерүләр сайты аша 5 меңгә иске диванын сатканда алдана. Ялган сатып алучы җибәргән сылтама буенча күчүгә, аның счетыннан картада булган 10 мең сум акчасын алалар.

32 яшьлек ир интим хезмәтләрдән файдаланырга була. Интернетта бер номер табып, шунда шалтырата. Диспетчер хатын-кыз аңа алдан түләү кертергә, шулай ук страховка түләргә куша һәм шуннан соң адресны күрсәтеп смс-хәбәр җибәрәчәкләрен әйтә. Ир әлеге счетка 5900 сум акча күчерә һәм смс көтә башлый. Тик шуннан соң аңа шалтыратып, тагын 5 мең сум күчерергә кушалар һәм өстәвенә яный башлыйлар.

 21 яшьлек Әлмәт кызы күптәннән инде Таиландка күчеп китәргә тели. Бервакыт ул интернет челтәрендә шундый бер белдерүгә тап була. Кыз пабликның администраторы белән языша башлый. Ир аңа яшәү өчен яхшы урын, әйбәт эш урыны табарга вәгъдә итә һәм 40 мең сум күләмендә алдан түләү сорый. Калган 40 мең сумын кыз барып урнашуга түләргә тиеш була. Әмма ике ай көткәннән соң да аның белән элемтәгә чыгучы булмый. Эшсез дә, акчасыз да калган, хыялын да тормышка ашыра алмаган кызга полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Барлык бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлеге  матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса