Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Акчаң артык булса, урын табыла

Әлмәттә суд приставына 50 мең сум бирергә маташкан ирне хөкем иттеләр.

Суд 61 яшьлек әлмәтлене «Ришвәт бирү» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты. Баксаң, узган елның 29 июлендә ир суд приставына 50 мең сум күләмендә ришвәт бирергә маташкан. Бу вакытта ир әлеге хезмәткәрнең оперативник-лар контроле астында эш иткәнен белмәгән.

Ир үзенең гаебен өлешчә таный. Суд аңа 200 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

ТР прокуратурасы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса