Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле фатирында наркопритон оештырган

Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Әлмәттә яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз үз фатирында наркопритон оештырган. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның март аеннан ханымның берничә тапкыр үз фатирын наркотиклар куллану өчен бирүе ачыкланган. Фатирны карау барышында полиция хезмәткәрләре  тыелган матдәләр ясау һәм куллану өчен әйберләр табып алган.


Полиция бүлегендә хатын-кыз гаебен таныган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хатын-кызга карата чыгып китмәү һәм үз-үзен тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса