Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле үз әнисен үтерүдә шикләнелә

Әлмәттә җинаять детальләрен өйрәнәләр.

Хатын-кыз үз әнисен үтерүдә шикләнелә - Әлмәттә экспертлар җинаять детальләрен өйрәнә. Өстәвенә, тикшерү раслаганча, шикләнелүче пычак белән һөҗүм итүнең пенсионер ханымның үлеменә китергән булуын аңламый. Шуңа тынычлап йокларга китә. Иртән генә әнисе үлгән булуын күреп ала.  Гаепләнүче сак астында,  җинаять эше кузгатылган.

Кайберәүләр бәйрәм яллары азагына туры килгән коточкыч вакыйгалардан хәбәрдар түгел. Күршеләре үлгән кешенең психоневрология диспансерында исәптә торуын әйтә. Тик психик проблемалары булган әлмәтле  тирә-юньдәгеләргә бернинди уңайсызлыклар тудырмаган.


Күршеләре кызының өйдәше белән бергә әнисендә яшәве турында сөйлиләр. Еш кына эчәләр. Күршеләре утыз ел дәвамында мәрхүмнең кызы оештырган шау-шу һәм җәнҗаллардан интегүен әйтә.

Күршеләрнең сүзләренә караганда, гаепләнүче төрмәдән срогын тутырып чыккан инде. Наркотиклар белән бәйле маддә буенча гаепләнә. Кеше үтерү, бәлки, аның икенче маддәсе һәм төрмә срогының сәбәбе булыр.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса