Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Полициягә "Финико"дан зыян күргән 20 әлмәтле мөрәҗәгать иткән

Алар күргән зыян 250 меңнән алып, 4 миллион сумга кадәр җитә.

Әлмәт полициясенә «Финико» компаниясе гамәлләреннән зыян күргән 20дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Аларга китерелгән зыян күләме 250 меңнән 4 миллион сумга кадәр тәшкил итә, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Күпләр акчаны кредитка алып яки торак сатып күбәйтмәкче булган. Тиз табышка ышанучылар арасында пенсионерлар да, яшьләр дә бар. Шул ук вакытта алар финанс базарының эш механизмнарын һәм законнарын бөтенләй белмәгән: алар компаниягә кемнеңдер әйтүе буенча килгән.

Зыян күрүчеләрнең берсе-75 яшьлек пенсионер, ул 1,5 миллион сум акча биргән. Ханым улы киңәшен тыңлап, банкка бара, кредит рәсмиләштерә һәм акча бирә. Зыян күрүче бер ялгызы яши һәм 10 800 сум күләмендә пенсия ала. Шул ук вакытта өстәмә рәвештә эшкә керә – азык-төлек кибетендә идәннәрне 7 000 сумга юа. Хәзер аңа ай саен кредит өчен 23 000 сум түләргә кирәк. Күп еллар төньякта яшәүче улы яңа елга кайтырга вәгъдә биргән, пенсионер аны көтә. 


Ә 35 яшьлек әлмәтле таныш булмаган ир-атка 1,5 миллион сум кредит биргән. Тегесе компаниядә күптән эшли һәм яхшы акчалар эшлим, дип сөйли. Бу сүзләрдән соң зыян күрүче банкка бара, кредит рәсмиләштерә һәм ир-атка акча бирә. Фамилиясен сорамаган, паспортына күз салмаган.

Икенче зыян күрүче-Әлмәттә яшәүче 52 яшьлек ханымның барысы да: йорты, гаиләсе дә булган. Тик хатын шулкадәр нык баерга тели ки, гаилә Урсаладагы бердәнбер йортын сатарга һәм әлеге оешмага акча салырга булган. Йортны 3,2 миллион сумга сатканнар  һәм бу акчаларны хатын-кыз компаниягә керткән. Гаилә акча көтмәгән һәм район авылларының берсендә иске йорт сатып алган – анда ут та, газ да, су да юк, ә «уңайлылык» - урамда. Гаилә юкка чыккан– хатын-кыздан ире киткән, ул  ялгыз калган.

Әлмәттә яшәүче 35 яшьлек ханым башта оешма эшчәнлеген күзәткән, ә быел тәвәккәлләргә булган. Банкта 500 мең сум акча ала һәм аны артырга сала.  «Финико»дан алынган акчаларга ул яңа чит ил машинасына кредитын ябарга һәм ипотекадан котылырга уйлый.

Эчке эшләр министрлыгында зыян күрүчеләргә мөрәҗәгатьләрен республиканың Баш Тикшерү идарәсенә җибәрергә киңәш итәләр. Чөнки компания эшчәнлеге факты буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы маддә буенча кузгатылган барлык эшләр аларның күзәтүендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса