Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә бакчачылык җәмгыятьләренең берсендә Ставрополь краеннан килгән 22 яшьлек егет тоткарланды

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү буенча бүлеге хезмәткәрләре наркотик матдәләр таратуда шикле егетне тоткарлады.

Сөйләвенә караганда, ул 4 июльдә Әлмәткә сөйгән кызы янына килә. Кайтып китәргә акчасы булмаганлыктан, егет законга каршы эшчәнлек белән шөгыльләнеп алырга карар итә. 7 июльдә интернет-кибеткә билгеле урыннарга наркотик матдәләр куеп йөрүче булып эшкә урнаша. Тест биремнәрен үткәннән соң, «эш бирүче» аңа тыелган матдәләрнең зур партиясен алып, алга таба аларны бер тапкыр куллана алырлык дозаларда шәһәр территориясендә яшерен урыннарга таратып йөрү эшчәнлеген ышанып тапшыра. Шул ук көнне егет Девон урамыннан ерак булмаган бакчачылык җәмгыятеннән наркотикларны алып чыгып килгәндә полицейскийлар тарафыннан тоткарлана. Полиция хезмәткәрләре аннан изолентага төрелгән 5 төргәк табып алалар. Химик тикшеренүләр нәтиҗәләре аларның эчендә психотроп матдә - метилэфедрон булуын күрсәтә. Гомуми авырлыгы 5,4 грамм тәшкил итә.

«Кунак» егеткә карата РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсе 4 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре законга каршы эшчәнлекнең барлык эпизодларын ачыклау буенча чаралар күрәләр. Шикле дип табылган егет сак астына алынды. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса