Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Иптәшен лом белән үтергән әлмәтлене хөкем итәчәкләр

Җинаятьче үз гаебен өлешчә таныган.

34 яшьлек әлмәтлене «Аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү» маддәсе буенча җинаять кылуда гаеплиләр. Ир берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, дип хәбәр итә ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе.

Тикшерү ачыклаганча, гаепләнүче һәм 38 яшьлек зыян күрүченең бер бытовкада яшәве ачыкланган. Алар арасында конфликт узган елның 31 декабрендә булган. Ызгыш вакытында җинаятьче иптәшенә  тәненең төрле өлешләренә ун тапкыр  металл лом белән суга һәм зыян күрүче шунда ук үлә.

Гаепләнүче ашыгыч ярдәмгә, полициягә шалтырата һәм бу хакта хәбәр итә.

Ир үз гаебен өлешчә таныган. Аны сак астына алганнар. Эш материаллары судка җибәрелгән.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса