Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча күчергән

Ханым билгесез затларга акча күчерү өчен 170 операция ясаган.

Пенсионер ханым мошенниклар турында ишетеп белүен, әмма билгесез кешеләр сүзенә ышануын әйткән. Аның сүзләренә караганда, мошенниклар катгый һәм дорфа булганнар.


Быел мартта ханымга билгесез кеше шалтырата һәм үзенең полиция өлкән лейтенанты булуын хәбәр итә. Ул пенсионерга аның исәп-хисап счетына мошенниклар хуҗа булырга мөмкин, дип хәбәр итә. Аңа эчке эшләр министрлыгына беркетмә төзү өчен килергә һәм башка «хезмәткәр» белән тоташтыра. Соңгысы пенсионер ханымга күрсәтелгән счетка акча күчерергә тәкъдим итә һәм бу мәгълүматны башка кешегә әйткән өчен штраф белән яный.

Пенсионер ханым, җинаятьченең инструкциясе белән банкка бара, анда 1 миллион сум акчасын ала һәм тагын 3 миллион сумга заказ бирә. Төрле банкларның түләү терминаллары аша ул мошенникларга акча күчерү өчен 170 операция ясый.

Икенче көнне ханымга үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата. Ул белдергәнчә, аның счетында мошенниклар булган һәм аңа кичекмәстән финанс чараларын алып, башка счетка күчерергә кирәк икәнлеген әйтә. Барлык операцияләрне ясаганнан соң, билгесез зат аның иминият полисының номерын атый һәм хәзер пенсионерның акчасының куркынычсызлыкта булуын хәбәр итә.

Аннары мошенник пенсионер ханымны аның исеменә кредит рәсмиләштерергә телиләр дип инандыра һәм моңа комачаулау өчен, аны пенсия фондыннан керемнәр турында белешмә алырга куша. Әмма җинаятьче эшне ахыргача җиткерә алмый, чөнки сөйләшүне зыян күрүченең улы ишетә һәм әңгәмәне туктата. Шуннан соң хатын үзенең алдануын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаять эше кузгата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса