Реклама
Әлмәттә 6 телефонны колониягә алып керергә теләгән шоферга штраф түләргә туры киләчәген хәбәр итәләр Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Шәһәрнең 8 нче төзәтү колониясе хезмәткәрләре колониягә бүрәнә ташыган йөк машинасын караганда машина йөртүче утыргычы янында яшерелгән 6 телефон һәм алар өчен зарядка алу чыбыкларын табалар.
53 яшьлек зур йөк машинасын йөртүчегә беркетмә төзелгән. Аңа 5 мең сумга кадәр штраф яный.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз