Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз концертка билетлар сатарга теләп, акчасыз калган

Ә барысы да интернетта игъланнар урнаштырудан башланган.

23 яшьлек кыз игъланнар сайтында Самарада узачак популяр җырчының концертына 4500 сумга билет сатуы турында язган. 


Берничә сәгатьтән соң аңа билгесез номердан хәбәр килгән, ул билетлар сатып алырга теләк белдергән. Сатып алучы, янәсе, кыз хисабына акча килүне тизләтү өчен аннан берничә гади операция башкаруын сораган. Кыз билгесездән алынган сылтама буенча күчә һәм аның счетыннан шунда ук 9000 сум акча юкка чыга. Шуннан соң билгесез зат шалтыратуларга җавап бирми башлый. Кыз аны алдауларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.


Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелгәнен хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса