Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Covid-19га каршы прививка ясатыр алдыннан нәрсә эшләргә ярамый?

Прививка ясатканнан соң организмның индивидуаль реакциясе күзәтелергә мөмкин, мәсәлән, температура күтәрелә, хәлсезлек була, инъекция урыныны кызарып һәм авыртып тора.

Covid-19 коронавирусына каршы вакцина ясатыр алдыннан авырулар барлыгын яшерергә ярамый, чөнки бу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәк институтының фәнни эш буенча директоры Александр Гореловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бу этапта (клиник тәҗрибәләр — редакция искәрмәсе) сәламәт кешеләр сайлап алынырга тиеш. Әмма кайбер очракларда кешеләр үзләрендә булган авыруларны яшереп калдыра. Вакцинация алдыннан авыруларны әйтмичә калырга ярамый», — диде Горелов.

Аның сүзләренчә, прививка ясатканнан соң организмның индивидуаль реакциясе күзәтелергә мөмкин, мәсәлән температура күтәрелә, хәлсезлек була, инъекция урыны кызарып һәм авыртып тора.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-10-2020/belgechl-r-covid-19-karshy-privivka-yasatyr-aldynnan-n-rs-eshl-rg-yaramaganyn-a-latty-5778545

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса