Уку елы 1 октябрьдә башлана?
Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр.
Бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм коронавирус инфекциясенең яңадан таралуына юл куймаячак, дип саный депутат Василий Власов. Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде.
«Шулай ук балалар һәм ата-аналарның яңа уку елы алдыннан тиешле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак, бу да медицина инфраструктурасын өстәмә йөкләнештән азат итәчәк», - дип искәртте депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа