Халыкка кабат изоляция режимын көтәргәме?
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кабат кертелмәячәк, дип Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов хәбәр итте.
Беренче этапта бу медицина учреждениеләренең әзерлеге өчен мөһим иде. Хәзер персонал тәҗрибә алган һәм хастаханәләрдә урыннар бар. ⠀
Горелов билгеләп үткәнчә, процесс халыкның 30%ының иммунитеты авыруга җавап кайтара алганда стабильләшәчәк. Коронавирус "сезонлы авыру" статусына 60-70%тан артык кешеләрнең иммунитеты көчәйгәч кенә күчәчәк. ⠀
Хәзерге вакытта Мәскәүдә статистика күрсәткәнчә, мондый кешеләрнең саны 20%тан артык, күп дигәндә 25% кына әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа